Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләре Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар

14 -15 октябрьдә Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда Р.Ш Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Турнир бишенче тапкыр Бөтенроссия статусында уза һәм аңарда Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән 260 спортчы катнаша. Шулай ук быел беренче тапкыр ярышларда Төркмәнстан командасы да катнашты. Әлмәт көрәшчеләре әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар. 

Аларның нәтиҗәләре буенча яшьләр арасында 70 кг кадәр авырлык категориясендә 1 нче урынны Сергиванов Алексей яулады. 80 кг кадәр авырлык категориясендә 2 нче урында Москов Булат, 45 кг кадәр авырлык категориясендә 3 нче урында Гиниятуллин Руслан. 
80 кг кадәр авырлык категориясендә 3 нче урында Спиридонов Роман. 

Ир-егетләр арасында 65 кг кадәр авырлыкта 3 нче урында Гайнеев Дмитрий, 70 кг кадәр авырлык категориясендә 3 нче урында Хаҗиев Рәсим,  80 кг кадәр авырлыкта  1 нче урында Кәлимуллин Рафаэль, 90 кг кадәр авырлык категориясендә 1 нче урынны Самигуллин Айрат яулый, ә 2 нче урында Кәрим Рузметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса