Шәһәрдә дөньякүләм бокс ярышы узачак.
Кичәнең төп көрәшендә «Евразия чемпионы» титулы өчен якташыбыз Виталий Петряков (15 көрәш, 15 Җиңү, 11 нокаут) ЮАРдан Джабулани Маккензи (15 көрәш, 14 Җиңү, 7 нокаут) белән көрәшәчәк.
Төп көрәштә Түбән Камадан Әмир Басиров (9 көрәш, 9 җиңү, 8 нокаут) рингка чыгачак. Аның көндәше африкалы Тшифива Мануал булачак, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.