Тест үзәге нормативлар кабул итүне дәвам итә.
Шәһәр оешмаларының берсе хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырды. Тест мәйданчыгына 15 кеше килде, дип хәбәр итә оештыручылар.
Катнашучылар түбәндәге нормативларны тапшырдылар: ятып гәүдәне күтәрү, авышу, отжимание, кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү, спорт снаряды ыргыту.
Агымдагы елның 1 апреленнән гамәлгә кергән яңа кагыйдәләр аркасында нормативларны үтү җиңелрәк.
Тестка язылу өчен 8 (8553) 32-84-77 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.