Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

23 июльдә Әлмәттә TATNEFT TOUR DE TATARSTAN велоузышы узачак

Велоузыш һәвәскәр спортчылар һәм профессионаллар өчен каралган.

23 июльдә Әлмәттә TATNEFT TOUR DE TATARSTAN. Әлмәт 2023 велоузышы узачак. Бу хакта TIMMERMAN спорт чаралары сериясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Велоузышта яшь спортчылар да, тәҗрибәле профессионаллар да 25 км, 50 км, 75 км һәм 100 км дистанцияләрдә катнаша ала. Ярышларга старт Мәскәү вакыты белән иртәнге 8.00 сәгатьтә бирелә.

Традицион рәвештә TIMMERMAN спорт чаралары сериясе кысаларында стартларда балалар ярышлары уза. Велоузыш кысаларында балаларга альтернатива тәкъдим итәләр. Балалар ярышы TIMERKIDS беговелларда 300 метр дистанциядә  һәм велосипедта 1000 метр дистанциядә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса