Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчылары пауэрлифтинг һәм көч спорт төрләре буенча Европаның ачык финалында уңышлы чыгыш ясады

Татарстан Республикасы командасын Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләреннән 19 кеше тәкъдим итте.

10-12 июньдә Сочи шәһәрендә пауэрлифтинг һәм көч спорт төрләре буенча Европаның ачык финалы узды.

Татарстан Республикасы командасын Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләреннән 19 кеше тәкъдим итте. Алар өченче командадан бер баллга артта калып, дүртенче урынны алдылар. Әлмәт шәһәреннән безнең спортчылар әлеге ярышларда лаеклы чыгыш ясады. «Татнефть» ААҖ хезмәткәре Александр Ильин М-4 ветераннары арасында беренче урынны яулады. 24 нче мәктәп укучысы Марат Галипов 0-13 яшьлек егетләр арасында беренче урынны яулады. Мөмкинлекләре чикләнгән спортчы, следж-хоккей буенча команда тренеры, Богдан Мохов беренче урынны яулады. Мөмкинлекләре чикләнгән спортчы,  следж-хоккей буенча команда тренеры ярдәмчесе, Владимир Тихонов экскалибур подьемында беренче урынны алды. Татарстан Республикасы командасы вәкиле, «Мирас» спорт комплексының персональ тренеры, Ришат Фәттахов М-4 ветераннары арасында  штанга  буенча беренче урынны алды, шулай ук ветераннар арасында штанга  буенча абсолют чемпион булды.

Спортчыларыбыз катнашачак киләсе ярышлар - «Алтын юлбарыс» ачык дөнья чемпионаты кысаларында көч спорт төрләре фестивале. Алар 21-23 сентябрьдә Екатеринбург шәһәрендә узачак.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса