Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ябык футбол манежы төзеләчәк

Шәһәребездә соңгы елларда сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүчеләр һәм гомумән спорт белән шөгыльләнүчеләр артты.

Республикакүләм генә түгел, Россия күләмендәге чаралар да күп уза нефтьчеләр башкаласында.

Әлмәт җирлегендә бүгенге көндә илледән артык спорт төре киң таралган, ел да җитмеш меңнән артык кеше төрле спорт чараларында актив катнаша. Бу - районыбызның һәр өченче кешесе үз сәламәтлеге турында кайгырта дигән сүз. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр тудырыла. Шул рәвешле әлмәтлеләр мәктәптә укыганда ук физик культурага тартылып, чыныгып үсәләр.

Калабызда яңа ябык футбол манежы төзеләчәге турындагы хәбәр спорт сөючеләр тарафыннан шулай ук зур куаныч белән кабул ителде. Бу турыда дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Тимур Нагуманов үзе хәбәр итте. Район башлыгы әйтүенчә, Мәскәүдә «Без бергә. Спорт» халыкара форумы барышында әлеге манежны төзү турындагы килешүгә инде кул да куелган.

- Ябык манежлар төзү - һава торышына карамастан, елның теләсә кайсы вакытында футбол белән шөгыльләнү мөмкинлеге ул. Төзеләчәк манеж 3 нче мәктәп биләмәсендә урнаштырылачак. Әлеге объект «Бизнес-спринт (Я выбираю спорт)» федераль проекты ярдәмендә мөмкин булды. Узган елда Россия Спорт министрлыгы бу уңайдан берничә проект-ны сайлап алган иде. Татарстан Республикасыннан ике проект узды, шуларның берсе - Әлмәтнеке. Проектларны тормышка ашыру өчен субсидияләр бүлеп бирү каралган, - диде район башлыгы.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса