Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәш аксакалы Ильгизәр Димеев истәлегенә республика турниры узды

Бүген Казанда хөрмәтле шәхес, спорт легендасы, ТР атказанган тренеры һәм ТР атказанган физик культура хезмәткәре, Әлмәттә беренче көрәш секциясенә нигез салучы Ильгизәр Димеев истәлегенә багышланган республика турниры узды.

Анда 2002-2005 елда туган яшүсмерләр катнашты. Зур спорт бәйрәме "Татнефть" хәйрия фонды ярдәме белән ТР көрәш Федерациясе, Әлмәт "Ак бүре" көрәш Федерациясе белән берлектә үткәрелде. Легендар шәхеснең исемен мәңгеләштерер өчен, ярышларның әһәмиятен ассызыклау ниятеннән беренче тапкыр узган турнирны Казанда оештырырга булдылар. Бу Әлмәт көрәшчеләренең инициативасы иде. Турнир киләчәктә традицион булачак дип планлаштырыла.

Турнирда Әлмәт командасы да уңышлы чыгыш ясады. Көрәш 8 үлчәү авырлыгында барды. Барлыгы ярышларда 70 яшь батыр катнашты. Үз авырлык категорияләрендә беренче урынны Раджабов Рубин, Исрафилов Искәндәр, Семкичёв Румиль яуладылар. Икенче урында Ханипов Данил, Бильданов Рафаэль, өченче урында Иблиаминов Айдар.

Зур спорт бәйрәме Советлар Союзы Герое М.П. Девятаев исемендәге диңгез һәм елга флоты институты - «Идел буе дәүләт су транспорты университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең Казан филиалы спортзалында узды. Бу да юкка түгел. "Әлеге белем бирү учреждениясенең директоры Ильяс Сәлахов тумышы белән Әлмәт районыннан. Үз вакытында ул Әлмәт дәүләт муниципаль институтын җитәкләгән чорда да, аның инициативасы белән институтта көрәш буенча ярышлар уздырыла иде. Халкыбызның йөзек кашы булган көрәш ярышларын , аеруча якташы Ильгизәр Димеевның истәлегенә багышланган турнирга да бик ныклап әзерләнгәннәр Ильяс Рәхимҗан улы Сәлахов һәм аның командасы"-, дип сөйләде безгә Әлмәт командасының өлкән тренеры Ильяс Билалов. Бу хакта Ильгизәр Димеевның гаиләсе дә ассызыклады. "Бик яхшы, җылы каршы алдылар. Турнир югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бабай истәлегенә шундый матур спорт бәйрәме оештыручыларга зур рәхмәт", - диде Ильгизәр абыйның оныгы Артур Димеев. Ярышларга ул әтисе Роберт Ильгизәр улы белән килгән иде.

Шунысын да билгеләп үтик, Әлмәт республикада көрәшне башлап җибәрүче районарның берсе. Бу зур эшнең башында беренче булып Ильгизәр абый Димеев тора иде. Гомере буе спорт белән шөгыльлләнгән, тормышын яшь спортсменнар үстерүгә багышлаган легендар шәхес 85 яшендә дә спорт ярышларын калдырмый иде. Фотоаппаратын кулына тотып, истәлеккә фотолар ясап, яшьләргә киңәшләрен биреп тора иде. Ярышларның нәтиҗәләрен язып барып, үз архивын алып барган, китап чыгарырлык материал җыйган, музей ясарлык дипломнары, медальләре булган кабатланмас Ильгизәр абый Димеевны көрәшчеләр гаиләсе һәрвакыт яшь буынга үрнәк итеп куярлар. Аның тормыш юлы, тырышлылыгы, кешелекле булуы күп кеше өчен үрнәк.



Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса