Әлмәт шәһәренең ГТО тестлау үзәге тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен фестиваль оештырылды.
Анда авыруның төрле формалары булган 5 кеше катнашты. Судья булып авыруның төрле категорияләре белән эшләү өчен махсус өйрәтелгән Ирина Сергеевна Кульчеева чыгыш ясады.
Катнашучылар төрле нормативлар үтәделәр: урыннан озынлыкка сикерделәр, төрле дистанцияләргә йөгерделәр, отжимание ясадылар, йөзделәр.