Әлмәттә «ГТО» бөтенроссия физкультура-спорт комплексының мобиль мәйданчыгы эшләде
Норматив тапшырганнарга сувенирлар бүләк иттеләр.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «ГТО» бөтенроссия физкультура-спорт комплексының мобиль мәйданчыгы эшләде.
Барлык норматив тапшыручылар зур булмаган сувенирлар алдылар. "Ата-аналар һәм балаларның иң яхшы нәтиҗә өчен бергәләп тырышуын күзәтүе күңелле булды,чөнки спортка мәхәббәт гаиләдән башлана",- ди оештыручылар.
Шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында үткәрелгән «ГТО көне» конкурсында җиңүчеләр дә үз бүләкләрен алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа