Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә «Россия чаңгы юллары-2022» узды ⠀

Масс-старт 2000 нән артык катнашучыны берләштерде. ⠀

12 февраль көнне Әлмәт шәһәрендә «Россия чаңгы юллары-2022» Бөтенроссия
массакүләм ярышлары узды.

Әлмәттә әлеге вакыйга беренче тапкыр экстрим-парк территориясендә оештырылды, анда 2 500 метр озынлыкта махсус трасса әзерләнгән иде.

Спорт бәйрәме кысаларында төрле категорияләрдә стартлар узды: 18-40 һәм 40 һәм аннан да өлкәнрәк чаңгычылар 5 км дистанциягә ярыштылар. Югары һәм урта махсус уку йортлары 2,5 км, мәктәп укучылары 4*1200 м эстафетасында иң яхшыларын ачыкладылар. Шулай ук җитәкчеләр йөгереше дә узды, ул 30га якын катнашучыны җыйды. Аларның төп өлешен Тимур Нагуманов җитәкчелегендәге район Башкарма комитеты тәкъдим итте.


«Россия чаңгы юлы» на килгән барлык кешеләр өчен дә  мәдәни программа әзерләнгән иде: призлар уйнату, иҗат коллективлары чыгышлары һәм башка күңел ачу чаралары. Шулай ук кыр кухнясы эшләде.


Фото: Әлмәт спорт идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса