Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә чаңгы сезоны ачылды

Чаңгы сезоны декабрьдә үк ачылырга тиеш булса да, аны күчергәннәр иде.

Әлмәттә чаңгы сезоны ачылды. Ярышларны иң яшь катнашучылар башлап җибәрде, аларга 1 километр араны узарга туры килде. Катлаулы трассага карамастан, алар бурычны тамашачыларның актив ярдәме белән лаеклы башкарып чыктылар.

Ярышлар чаңгы спорты федерациясе ярдәме белән шәһәрнең физик культура, спорт һәм туризм идарәсе тарафыннан оештырылды. Сезонны ачу декабрь аенда ук планлаштырылган иде, әмма ул күчерелде.

"Декабрь уртасына кадәр кар булмады, аннары кинәт суыклар башлында. Шуңа чараны гыйнвар аена күчерү турында карар кабул ителде. Узган ел да без бу вакытта уздырган идек. Ярышлар-беренче этап, кыш дәвамында шундый 3 этап булачак", - дип хәбәр итте физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Дмитрий Бакалдин.

Сезонны ачу спортчылар һәм оештыручылар өчен 12 февральдә узачак «Татарстан чаңгы юлы»на әзерлек булды. Традиция буенча аны ипподром мәйданчыгында үткәрәләр. Әмма быел аны экстрим-парк территориясендә оештыру ихтималы турында фикер алышалар.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса