Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә җиңү яулады

Шәһәребез данын 15 спортчы яклады.

11-13 ноябрьдә Казан шәһәрендә 2007-2008 елгы егетләр арасында 2009-2010 елларда туган кызлар арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды.


Сәйфетдинов Реналь спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде, 800 м га ирекле стиль белән йөзүдә җиңүче булды һәм 200 м га ирекле стиль белән, 400 м га ирекле стиль белән, 1500 м га ирекле стиль белән йөзүдә өч тапкыр көмеш призер булды.

Кузьмина Анастасия 200 м га баттерфляй белән йөзүдә җиңү яулады, ике тапкыр 100 м га баттерфляй һәм 50 м га баттерфляй белән йөзүдә икенче булды, 400 м га комплекслы йөзүдә өченче булды.

Магдеева Мария 400 м га ирекле стиль белән йөзүдә көмеш медаль яулады һәм 200 м га баттерфляй белән йөзүдә өченче булды.

Хәсәншина Даяна ирекле стиль белән 400 м га йөзүдә бронза медаль яулады.

Спортчыларыбызны һәм аларның тренерларын Ожегина Надежда Геннадьевна һәм Смирнова Ксения Александровнаны котлыйбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса