Әлмәтнең көрәшче кызлары Казаннан медальләр алып кайтты
Спорт

Әлмәтнең көрәшче кызлары Казаннан медальләр алып кайтты

Ярышларда Татарстан республикасының барлык шәһәрләреннән 250 спортчы катнашты.

 21-23 октябрьдә Казан шәһәрендә СССРның спорт мастеры И.И. Шишкин истәлегенә 2007-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды.


Әлмәтне шәһәрнең олимпия резервы спорт мәктәбеннән 12 спортчы тәкъдим итте: 6 егет һәм 6 кыз.


Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең спортчылар  2 алтын, 3 көмеш һәм 1 бронза медаль алып кайттылар.

Кызларны һәм аларның тренерларын Нафисуллин Эльмира Равил кызы һәм Галиев Айрат Таһировичны котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!