Әлмәт чаңгычылары республика беренчелегендә җиңү яулады
Ярышларда Татарстаннан һәм Башкортостаннан барлыгы 100гә якын спортчы катнашты.
1 октябрьдән 3 октябрьгә кадәр Лениногорск шәһәрендә чаңгыда ике төр ярыш һәм трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Татарстан республикасы Беренчелеге узды.
Ярышларда Әлмәт шәһәренең чаңгы спорты федерациясе, "Барс" спорт мәктәбе вәкилләре катнашты.
⠀
Чаңгыда ике төр ярышта түбәндәге спортчылар призлы урыннар яулады:
⠀
1 урын-Туманова Варвара;
2 урын-Григорьева Анастасия, Гудкова Виктория, Мельников Даниил, Трифонов Роман;
3 урын-Клюшкина Алинә.
Тренер: Хлопцев Александр Николаевич.
⠀
Трамплиннан чаңгыда сикерү:
⠀
1 урын-Туманова Варвара;
2 урын-Григорьева Анастасия, Мельникова Даниил.
Тренер: Хлопцев Александр Николаевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа