Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә легендар көрәш тренерын гомер бәйрәме белән котладылар

Илгизәр Сәлах улы Димеев 85 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.

Көрәшеләр, шәкертләре остазлары өчен зур бәйрәм уздырды. 

Илгизәр Димеев бөтен гомерен көрәшне сорт төре буларак үстерергә, яшь спортчылар тәрбияләүгә багышлаган.

Әлмәтнең "Ак бүре" -  көрәш федерациясе Татарстанның һәм Россиянең иң көчле командаларының берсе.

Чарада Илгизәр Сәлах улына ихлас теләкләр җиткерелде, рәхмәт белдерелде. Аны "аяклы энциклопедия" диләр, тыныч, акыллы, олпат булуына сокланалар.

Без дә юбилярны котлыйбыз! Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез!

 

 

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса