"Яшел фитнес"ның бу атнага тренировкалар расписаниесе билгеле
Спорт

"Яшел фитнес"ның бу атнага тренировкалар расписаниесе билгеле

"Яшел фитнес" үзенең бушлай тренировкаларына чакыра.

Тренировкага эләгү өчен zelfi.ru сайтында теркәлү мөһим.

Дүшәмбе, 30 август көнне 09:00 сәгатьтә шәһәр паркында Рамия Чирскова аэробика үткәрәчәк.

Шул ук көнне 18:00 сәгатьтә пляжда Гөлшат Мешанина аэробика үткәрәчәк.

31 августта "Сәламәтлек" паркында 06:30 сәгатьтә Нил Тахауов җитәкчелегендә йога.

10:00 сәгатьтә Васил Әшрәфҗанов җитәкчелегендә пляжда брейк-данс узачак.

1 сентябрь көнне 09:00 сәгатьтә шәһәр паркында функциональ тренировка (Рамия Чирскова).

18:00 сәгатьтә функциональ тренировка пляжда узачак. (Ксения Ашрафзянова)

2 сентябрьдә  06:30 сәгатьтә "Сәламәтлек" паркында Нил Тахауов йога уздырачак.

10:00 сәгатьтә "Сәламәтлек" паркында "Әни+бала№ тренировкасын Ксения Ашрафзянова уздырачак.

3 сентябрь көнне 07:30 сәгатьтә Анджелла Шәйхетдинова "Сәламәтлек" паркында пилатес уздырачак, 18:00 сәгатьтә пляжда аэробика булачак (Гульшат Мешанина)

4 нче сентябрь көнне 09:00 сәгатьтә Рөстәм Масалимов шарлавыклы буаларда йөгерү тренировкасы уздырачак.