Ярышларда Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Алтай, Самара, Оренбург, Пенза, Ростов, Саратов, Свердловск өлкәләреннән, Пермь краеннан, Санкт-Петербургтан һәм башка төбәкләрдән 240 көрәшче катнашты.
22-24 августта Самара шәһәрендә "И.А. Найвальт истәлегенә 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча "Новая высота" II Бөтенроссия ярышлары һәм турниры узды.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә, Әлмәт көрәшчесе, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкерте Ильяс Зиннуров 71 кг авырлык категориясендә икенче призлы урынны яулады.
Ильясны һәм аның тренерлары Гаджиев Эдуард Замировичны, Корнилов Данил Степановичны һәм Джанвелян Эдуард Альберт улын котлыйбыз!