Реклама
Спорт
Әлмәттән Нәҗипов Реналь Россия җыелмасы составында Европа чемпионы булды
Әлмәттән 18 яшьлек Реналь Нәҗипов Римда үткән Европа Чемпионатында чыгыш ясады.
Беренче ярыш көнендә Нәҗипов Россия җыелма командасы составында 15-18 яшьлекләр арасында 4х100 м га ирекле стиль белән эстафетада финал йөзүендә җиңде.
Россиялеләрнең нәтиҗәсе – 3 минут 19,66 секунд. Икенче урынны Румын йөзүчеләре яулады, алар җиңүчеләрдән 0,27 секундка калыштылар. Бронза Польша командасына эләкте (+0,30 сек.).
Ренальның тренеры - Вәлиәхмәтова Светлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа