Әлмәт спортчылары Лениногорск шәһәрендә җиңү яулады
Әлмәт шәһәрен әлеге ярышларда "Бушидо" спорт үзәгендә шөгыльләнүче 2 спортчы тәкъдим итте.
23 май көнне Лениногорск шәһәрендә киокусинкай буенча Татарстан республикасы беренчелеге узды (Кекусин-кан бүлеге).
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә, ике спортчы да әлеге ярышның җиңүчеләре булдылар.
Ведерников Роберт һәм Хабибуллин Эрнестны бу уңышлары белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа