Әлмәт баскетболчылары -  ТР беренчелегенең көмеш призерлары
Спорт

Әлмәт баскетболчылары - ТР беренчелегенең көмеш призерлары

Ярышларда 7 команда катнашты, Әлмәт шәһәре данын "ДЕВОН" мәктәбенең баскетбол бүлегендә шөгыльләнүчеләр яклады.  

15-18 апрельдә Актанышта 2007 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Б төркемендә баскетбол буенча Татарстан республикасы беренчелеге узды.

 

Безнең баскетболчылар финал матчында гына калышып, 4 җиңүгә ирештеләр.

Баскетбол буенча республика беренчелегендә Питрәч районы командасы җиңү яулады, 2 нче урында әлмәтлеләр, 3 нче урында Буа командасы.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча, безнең спортчыларга 2 өлкәннәр разряды бирелде.

Котлыйбыз!