Әлмәттә ябык футбол манежы төзеләчәк
Татарстанда универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз чыгымлы спорт корылмалары төзү планын ТР премьер - министры Алексей Песошин раслады.
Ябык футбол манежлары республиканың көньяк-көнчыгышының өч шәһәрендә – Әлмәттә Шевченко урамы, 13б йортта; Бөгелмәдә Нефтьчеләр урамы, 19 йортта; Зәйдә Җиңү Проспектындагы 1/12 йортта төзеләчәк. Чистай районында тагын бер ябык манеж барлыкка киләчәк.
Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа