Әлмәт кикбоксчылары Идел буе федераль округы чемпионатында һәм беренчелегендә 3 алтын һәм 1 көмеш медаль яулады
Спорт

Әлмәт кикбоксчылары Идел буе федераль округы чемпионатында һәм беренчелегендә 3 алтын һәм 1 көмеш медаль яулады

Кикбоксинг буенча төбәкара ярышлар 10-13 мартта Саратовта узды.

Кикбоксинг спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр безнең шәһәрне Татарстан республикасы җыелма командасы составында тәкъдим иттеләр.


Киеренке көрәш нәтиҗәсендә “Лоу-киклы фулл-контакт” дисциплинасында өч спортчы җиңүче, ә берсе - көмеш призер булды. 


Гусейнов Ширхан, Никаненков Руслан, Фадеев Никита 1 нче урынны алдылар. 


Юниорлар арасында беренчелектә Ежов Глеб 2  нче урынны алды.


Спортчыларыбызны һәм аларның тренеры Рыжиков Андрей Юрьевичны яхшы нәтиҗәләре белән котлыйбыз!