Әлмәтлеләр регби буенча Татарстан чемпионатында сынатмады
Спорт

Әлмәтлеләр регби буенча Татарстан чемпионатында сынатмады

Чемпионат 15 ноябрьдә Казанның “Тулпар” стадионында узган.

Анда республика шәһәрләреннән 7 команда катнашкан. Чемпионатта озак тәнәфестән соң әлмәтлеләр дә көч сынашып, 4 нче урынны алган. Бу хакта физкультура һәм спорт идарәсе хәбәр итә.

 

 

Фото: Татарстан регби федерациясе