Казанда узган өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелегендә Әлмәт яшүсмерләре дә катнашты.
10 - 14 ноябрьдә Казанда 2006 елгы яшүсмерләр арасында өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелеге узды.

Әлмәт өстәл теннисы буенча спорт мәктәбе спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Таһир Әхмәтшин һәм Ләйлә Хисмәтуллина парлы разрядта I урынны яуладылар, Ләйлә шәхси ярышларда да I урынны алды.