Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «КамАЗ» белән юл һәлакәтендә бер кеше һәлак булган

Һәлакәт 2 сентябрьдә якынча 14.00 сәгатьтә Акташ-Азнакай юлының 18 нче чакрымында булган.

Якынча мәгълүматларга караганда, КамАЗ йөртүчесе Азнакай ягыннан Рус Акташы ягына таба хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлек сайламый һәм «Ремонт эшләре» юл билгесенә игътибар бирми. Нәтиҗәдә ул куркынычсыз дистанцияне тәэмин итмичә, юлда торган КамАЗ машинасына килеп бәрелә.

Соңгысы юл эшләре алып барган булган. Нәтиҗәдә, әлеге КамАЗ 1985 елда туган җәяүлене бәрдерә, ир-ат машина алдында юл ремонтында катнашкан.

Һәлакәт нәтиҗәсендә беренче КамАЗ йөртүчесе медсанчастька озатылган, аңа амбулатор дәвалау билгеләнгән.

Шулай ук каты зыян алган юл хезмәткәре күпсанлы сөяк сынулар, эчке органнары өзелү, өченче дәрәҗә шок белән медсанчастькә китерелгән. Кичке 8 тулып киткәч, аның гомере өзелгән.

Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса