Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Әлмәт районында юл һәлакәтендә кеше үлгән

Машинасы йөртүче реанимациядә, аның пассажирының гомере өзелгән.

Якшәмбе көнне көндез, 27 сентябрьдә Әлмәт районында үлем белән тәмамланган юл һәлакәте булган. 24 яшьлек егет Honda Civic машинасында Актүбә бистәсе ягыннан барганда идарәне югалта һәм юл читенә оча.


Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр иткәнчә, шофер куркынычсыз тизлек сайламаган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 32 яшьлек чит ил машинасы пассажиры вафат булган. Шофер ябык баш мие травмасы һәм күпсанлы сынулар белән реанимациягә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса