Юл һәлакәте Әлмәтнең Гафиятуллин урамында килеп чыккан.
Социаль челтәрләрдә Гафиятуллин урамының 9 нчы йорт каршында юл һәләкате булган дип хәбәр итәләр. Фотоларда ике чит ил машинасы бәрелешкәне күренә. Ашыгыч ярдәм машинасы чакырылган.
Тулырак мәгълүмат ачыклана.

Фотолар ДПС Альметьевск группасыннан алынды.