Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Юлларда

Әлмәт районыннан биш фирма 7 ай эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар антирейтингына эләккән

Хокук бозуларның һәрберсе юл-транспорт һәлакәте барлыкка килү өчен шартлар тудыра.

Әлмәт районының биш фирмасы машина йөртүчеләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен еш боза торган компанияләрнең антирейтингына эләккән. Мәгълүматны Татарстанның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе тәкъдим итте.
Агымдагы елның җиде ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт районында юридик затлар арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар дип аталды:
· НЕФТЕСТРОЙЭНЕРГО ҖЧҖ-411 хокук бозу;
* ССС-192 ҖЧҖ хокук бозулар;
· ПРОДТОРГ АҖ – 175 хокук бозу;
· МАГИСТРАЛЬ ҖЧҖ - 128 хокук бозу;
· ИНЛИПОР ҖЧҖ – 102 хокук бозу.
Билгеләп үтелгәнчә, мондый һәр хокук бозу юл-транспорт һәлакәте барлыкка килү куркынычын арттыра. Республикада  системалы рәвештә хокук бозучыларга карата җитди йогынты ясау чаралары күрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса