«Мерседес» пассажиры Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган, өч кеше зыян күргән
Юлларда

«Мерседес» пассажиры Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган, өч кеше зыян күргән

Авария кичә, 9 августта, Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасында булган.

Әлмәт районында 42 яшьлек хатын-кыз "Мерседес"та югары тизлек аркасында идарә итә алмыйча кюветка төшеп киткән. Авария кичә, 9 августта, Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасында булган.
Машина йөртүчене перинаталь үзәккә озатканнар, дип хәбәр итте Әлмәт дәүләт автоинспекциясе. Шулай ук юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә салонда булганнарның барысы да зыян күргән:
· 8 яшьлек пассажир травматологиягә хастаханәгә озатылган;
· 26 яшьлек пассажир реанимациядә;
· 46 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән реанимациядә үлгән.
 
Фото: ТР Дәүләт автоинспекциясе