Әлмәт районында җиңел машина белән кроссовер бәрелешкән
Юлларда

Әлмәт районында җиңел машина белән кроссовер бәрелешкән

Зыян күрүчеләр бар.

Әлмәт районында Югары Акташ авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган, аның нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Бу хакта вакыйга шаһитларының сүзләренә сылтама белщн «Татар-информ» хәбәр итте. 

Юл-транспорт һәлакәте 4 сентябр көнне кич булган. Автоюлда «Лада» автомобиле белән Hyundai Tucson кроссоверы арасында бәрелеш булган. Ашыгыч ярдәм медицина хезмәткәрләре хастаханәгә өч зыян күрүчене китергән, алар арасында бер бала да булган.