Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «Тоннель» профилактик акциясенә йомгак ясадылар

Барлыгы 183 машина йөртүче тикшерелгән.

24 июльдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча  бүлеге тарафыннан аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә итүче шоферларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән "Тоннель" профилактик чарасы үткәрелде.

Әлеге операция барышында 183 шофер тикшерелде һәм 12 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. 8 машина йөртүче куркынычсызлык каешларын эләктермәгән, 3 машинаның  тәрәзәләренең яктылык үткәрүчәнлеге техник регламент таләпләренә туры килмәгән, бер машинада бала махсус креслосыз булган.  

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса