Әлеге операция барышында 216 машина йөртүче тикшерелде.
19 июньдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге тарафыннан автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә итүче шоферларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель» массакүләм тикшерү буенча профилактик операция үткәрелде.
Әлеге операция барышында 216 машина йөртүче тикшерелде һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 6 очрагы ачыкланды. Ике шофер транспорт чарасы белән аек булмаган хәлдә идарә итә; 2се куркынычсызлык каешын эләктермәгән; 2 машинаның тонировкасы техник регламент таләпләренә туры килми.
Фото: Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча дәүләт автоинспекциясе