«Тоннель» рейды вакытында Әлмәт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 15 очрагын ачыклаган
Рейд юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклауга һәм автобус йөртүчеләрнең хокук бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән.
Әлеге операция барышында 80 транспорт чарасы тикшерелгән һәм 15 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, шуларның өчесе автобус йөртүчеләре тарафыннан башкарылган. Алар тормоз системасының техник төзексезлеге, техник карау һәм тахограф булмау өчен штрафлар алдылар.
Җиңел һәм йөк автомобильләренең 12 йөртүчесенә карата материаллар төзелгән: куркынычсызлык каешын 4 машина йөртүче эләктермәгән, 3 машинаның тонировкасы техник регламент таләпләренә туры килмәгән, 1 машинаның техник каравы булмаган; 1 машинаның тахографы булмаган; дәүләт номерлары булмаган машина белән 1 әлмәтле идарә иткән, 1 кеше аек булмаган хәлдә рульгә утырган. Бер шоферны тонировкалау кагыйдәләрен кабат бозган өчен эчке эшләр идарәсенә алып киләләр.
Фото: Әлмәт дәүләт автоинспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа