Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Яңа елның ике көнендә Әлмәттә 6 аек булмаган машина йөртүче ачыкланган

Дәүләт автоинспекциясе аек булмаган хәлдә руль артына утыручы машина йөртүчеләр турында хәбәр итүне сорый.

Яңа ел каникулларының беренче ике көнендә Әлмәт дәүләт автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре исерек килеш транспорт белән идарә итүче 6 кешене ачыклаган.

31 декабрьдә аек булмаган ике машина йөртүче ачыкланган.

Дәүләт автоинспекциясе исерек шоферлар турында телеграмм-каналга яки 112, 02 яки 8(843)5333888 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорый. Мондый каналлар Татарстанның барлык районнарында булдырылган. Кирәкле каналны табу өчен Телеграм поискта «Госавтоинспекция» сүзен һәм үз районыгызның исемен кертергә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса