Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Әлмәттә «зебра»да 15 яшьлек җәяүлене бәрдергәннәр

Чит ил машинасы йөртүчесе җәяүлегә өстенлек бирми һәм аны бәрдерә.

2 гыйнварда 12.50 сәгатьтә Ленин урамында 35 нче номерлы йорт каршында 15 яшьлек җәяүлене бәрдергәннәр. Мәгълүматны ЮХИДИнең Әлмәт бүлеге җиткерә.

Автоинспекторлар мәгълүматлары буенча, Шевроле KLAN автомобиле Гагарин урамы ягыннан Радищев урамы юнәлешендә хәрәкәт иткән. 39 яшьлек машина йөртүче җәяүлегә өстенлек бирмәгән һәм 15 яшьлек малайны бәрдергән, ул җәяүлеләр кичүе буенча юлны чыккан булган.

Яшүсмер хастаханәгә озатыла һәм медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң амбулатор дәвалануга җибәрелә.
 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса