Яшьләр көнендә Әлмәттә юллар ябылачак
Бәйрәм шәһәрдә 2 июльдә узачак.
Иртәгә, 2 июльдә, вакытлыча хәрәкәт чикләнәчәк. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ленин урамы буенча Төзүчеләр проспектына боҗра чишелеше алдында (17:00 – 23:00) хәрәкәт чикләнәчәк, шарлавыклы буалар ягыннан чыгу, Мәрҗани урамыннан чыгу, шулай ук «Тандем» сәүдә үзәге (17:00 – 23:00), Кече Шевченко урамы (8:00 – 18:00) тирәсендә Тынычлык урамын ябу планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа