"ГАЗель" йөртүче КамАЗ белән бәрелешкәндә җәрәхәтләнгән
Юлларда

"ГАЗель" йөртүче КамАЗ белән бәрелешкәндә җәрәхәтләнгән

Авария кичә кичке якта булган.

18 гыйнвар көнне районның Рус Акташы авылы янында ГАЗель белән КамАЗ бәрелешә. 

Юл-транспорт һәлакәтендә ГАЗель йөртүче зыян күрә. Аны төрле җәрәхәтләр белән якындагы хастаханәгә озаталар. 

Авария турында аны күрүчеләр әйтте дип хәбәр итә "Татар-информ".

 

Чыганак