Әлмәт районында йөк машинасы янды
Фаҗига бүген, 1 ноябрьдә булган.
Бүген 8.57 сәгатьтә коткару хезмәтенә Казан-Оренбург автоюлының Әлмәт районындагы 283 нче чакрымында "КамАЗ" йөк автомобиле кабинасы янды, дип хәбәр килә.
Килгән янгын сүндерүчеләр 3 кв. м мәйданда 9.12 сәгатьтә янгынны сүндерделәр.
Янгынның фаразланган сәбәбе-транспорт чарасы механизмнарының төзек булмавы, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа