Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә "Баланы җитәклә!" акциясе узды

ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәр халкын тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементлар кулланырга өндәде.

Акция барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре 28 номерлы «Буратино» балалар бакчасы белән берлектә әлмәтлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерделәр, яшь юл хәрәкәтендә катнашучылар белән юл йөрү өлешен ничек дөрес һәм куркынычсыз итеп узу турында сөйләделәр.

Акцияне оештыручылар мондый чаралар җәмәгатьчелекнең игътибарын балалар юл-транспорт имгәнүләре проблемаларына җәлеп итәр дип өметләнә.

Әлмәт районы буенча Дәүләт автоинспекциясе барлык ата-аналарга автомобиль юллары янында үз-үзеңне тоту, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү һәм  юл йөрү өлеше чыкканда үз балаларын контрольдә тотуны сорап мөрәҗәгать итә. Ата-аналар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотарга һәм үсеп килүче буынга уңай үрнәк күрсәтергә тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса