Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «АВТОСЕССИЯ-2021» машина йөртү осталыгы бәйгесе узды

Әлмәт ДОСААФ автомәктәбе базасында «АВТОСЕССИЯ-2021» машина йөртү осталыгының зона этабы узды.

Конкурста 5 команда көч сынашты, алар — республиканың көньяк-көнчыгышындагы 4 район вәкилләре: Әлмәт, Сарман, Бөгелмә, Зәй.

Студентлар дәүләт техник каравын узуда, юл йөрү кагыйдәләрен белүдә, җиңел автомобильне фигуралы йөртүдә көчләрен сынап карадылар.  

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә номинацияләрдә иң яхшы катнашучылар ачыкланды. Юл йөрү кагыйдәләрен иң нык белүче булып, Зәй политехника көллияте студенты Павлушкин Вадим танылды, автомобильне фигуралы йөртүдә шәһәрнең нефть институтыннан Нуриев Булатка тиңнәр булмады.

Бәйгедә Зәйнең политехника көллияте техникумы командасы җиңү яулады, 2 урында Әлмәт дәүләт нефть институты командасы булды, 3 нче урынны Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте командасы алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса