Әлмәттә триатлон буенча Россия беренчелеген үткәрү аркасында Шевченко урамы буенча хәрәкәт ябыла
Юлларда

Әлмәттә триатлон буенча Россия беренчелеген үткәрү аркасында Шевченко урамы буенча хәрәкәт ябыла

Әлмәттә Шевченко урамы буенча урнашкан пляжда 29 июльдән 1 августка кадәр триатлон буенча Россия беренчелеге ярышлары узачак.

31 июльдә һәм 1 августта Шевченко урамы буенча Төзүчеләр проспекты белән киселештән башлап База урамы киселешенә кадәр транспорт хәрәкәте ябыла.

 Шимбә, 31 июльдә, 6.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр, якшәмбе, 1 августта – 6.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр ябылачак.

Булачак ярышларда Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән 300 гә якын спортчы катнашыр дип көтелә.

13-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында Россия беренчелеге 2021 елгы Европа беренчелегенә сайлап алу булып тора, ул 2-4 октябрьдә Төркиядә узачак