Әлмәттә тагын бер баланы машина бәрдергән
Әлеге факт буенча административ тикшерү эше алып барыла.
25 майда, Әлмәт шәһәренең Совет урамы, 169 нчы йорт каршында, башлангыч мәгълүматларга караганда, 1986 елда туган машина йөртүче, «Комсомольский парк» янындагы территориядә "Хендэ Солярис" маркалы автомобиль белән идарә иткәндә, парктан машина юлына чыккан балигъ булмаган җәяүлене бәрдерә.
Вакыйга нәтиҗәсендә сигез яшьлек бала тән җәрәхәтләре ала һәм медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң өенә озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа