Әлмәттә хатын-кыз машина йөртүчеләрне әниләр бәйрәме белән котладылар
Юлларда

Әлмәттә хатын-кыз машина йөртүчеләрне әниләр бәйрәме белән котладылар

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә әниләр бәйрәме үткәрелә.

Шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре һәм яшь инспекторлар автоледиларны әниләр бәйрәме белән котлап, аларга кулдан  ясалган чәчәкләр, блокнотлар тапшырдылар. Машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен җентекләп үтәргә, руль артында игътибарлы һәм сак булырга өндәделәр.