Кичә ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Лилия Чувашевага ТАССР төзелүнең 100 еллыгы истәлек билгесе тапшырды.

Лилия Чувашева 30 елга якын гомерен Әлмәтнең сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган. Ул 1971-1989 елларда Әлмәт үзәк район хастаханәсен җитәкли.
Аның эшчәнлеге дәверендә ул дәвалау-профилактика оешмаларының матди-техник базасын булдыруга һәм ныгытуга зур өлеш кертте. Ул эшләгән вакытта үзәк район хастаханәсе, балалар һәм йогышлы авырулар хастаханәләре, тире-венерология диспансеры, амбулаторияләр, 19 медпункт файдалануга тапшырылды һәм 3 нче поликлиника төзелеше башланып китте.