Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәтле «Гражданлык инициативасы» премиясенең лауреаты булды

Марина Власовага "Аз хәрәкәтләнүче гражданнарга 65+ пандемия вакытында ярдәм итү" проекты өчен рәхмәт белдерделәр.

Әлмәттән Марина Власова «Пандемия вакытында гражданлык инициативасы өчен» номинациясендә милли премия лауреаты булды. "Золотой росток" статуэткасын ул "Аз хәрәкәтләнүче гражданнарга 65+ пандемия вакытында ярдәм итү" проекты өчен алган.

«Гражданнар инициативасы» милли премиясе лауреатларын бүләкләү 13 декабрьдә Мәскәүдә узды. 

"Мин бу җиңүне мин ярдәм иткән барлык кешеләргә багышлыйм. Мин Татарстанны шундый югары дәрәҗәдә тәкъдим итүемә шатмын. Җиңү кирәкле һәм дөрес эш белән шөгыльләнүемә ышаныч бирә", - дип кичерешләре белән уртаклашта Марина.

 

Марина Власова Татарстаннан бердәнбер вәкил булды. 2020 елда пандемия аркасында нәтиҗәләр ясамады һәм «Гражданнар инициативасы» конкурсында җиңүчеләрне дә бүләкләмәделәр. Быел премия лауреатларының исемнәре берьюлы ике ел өчен аталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса