Тимур Нагуманов үз Инстаграмында уздырган туры эфирында шәһәрдә вакцинация үтү нокталарын атады һәм вируслы авырулар активлашу сезонында прививкалар ясатуның мөһимлеген кабат искәртте.
Бүген Әлмәттә вакцинацияне шәһәрнең төрле мәйданчыкларында үтәргә мөмкин:
- 3 нче поликлиника,
- үзәк район хастаханәсе,
- медсанчасть,
- балалар поликлиникасы.
Вакцинация үтү өчен шәһәрдә өстәмә нокталар да ачылачак:
- "Саулык" паркы (якшәмбе көнне),
- "Панорама" сәүдә үзәге,
- Шәһәр сайлау участоклары (11-13 сентябрьдә).