Сәламәтлек

Салкын тидереп авырмас өчен нишләргә?

Көзгә аяк басу белән вируслы авырулар баш калкыта башлый.

Узган атнада республикада ОРЗ белән авыручы 7630 кеше хастаханәләргә мөрәҗәгать иткән. Авыручыларның 55,3 проценты 15 һәм аннан зуррак, 43,5 проценты 7-14 яшьлекләр. Әлмәт белгечләре грипп эләктермәс өчен вакцина ясатырга киңәш итә. Балалар, укучылар, бюджет тармагында хезмәт куючылар һәм 60 яшьтән өлкәннәр өчен ул бушлай.