Крыжовник кан басымын төшерә
Бакчада крыжовник өлгерде.
Крыжовникны кышка да әзерләп калдырырга, витаминга бай чагында ашап та калырга кирәк. Әлеге җимештә аскорбинка белән В, А витаминнары күп. Аның кызыл төстәге сортларында йөрәк-кан тамырлары авырулары, яман шештән саклый торган антиоксидантлар күбрәк. Аның каравы яшел һәм сары төстәгеләре С витаминына баерак. Алмада тимер күп дияргә яратсак та, крыжовникта ул өч тапкырга артыграк. Крыжовник кан басымын төшерә, кан тамырлары тышчаларын ныгыта, кандагы начар холестеринның күләмен киметә, матдәләр алмашын яхшырта. Крыжовникта әчкелтем тәм булса да, аңарда шикәр күп, шуңа да шикәр авыруыннан җәфаланучыларга ул киңәш ителми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа