Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Еш ит куллану ир-атларга шикәр авыруы белән яный

Япония галимнәре үткәргән тикшерүләр шуны күрсәтә: чучка һәм сыер итләрен еш куллану ир-атлар арасында шикәр чире барлыкка килү куркынычын 1,4 тапкырга арттыра.

Белгечләр биш ел дәвамында яшьләре 45-75ләр тирәсендә булган 64 мең кешененең сәламәтлекләре турында белешмәләрен өйрәнеп әлеге нәтиҗәгә килгән.

Тикшерү нәтиҗәләре көн саен 108 грамм ит ризыклары куллану шикәр авыруы куркынычын 1,36 тапкырга арттыра, дип хәбәр итә РИА Новости.

Галимнәр ит ризыкларын күп куллану кандагы тимер күләме артуга китерә һәм кандагы шикәр күләмен киметүче инсулин эшләп чыгаруга комачаулый.

Шунысы кызык, хатын-кызлар арасында ит куллану нәтиҗәсендә әлеге авыру килеп чыгу куркынычы артуы билгеләнмәгән.

Моңа кадәр галимнәр кызыл төстәге ит куллану эчәклектә яман шеш барлыкка килүгә дә яхшы этәргеч булуын да билгеләп үткәннәр иде. Көн саен 160 грамм колбаса яки өч сосиска ашаган кешеләрнең йөрәк авыруларыннан үлү куркынычы 72 процентка арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса