Әлмәт районында мобиль поликлиникалар эшчәнлеге яңартылды
Сәламәтлек

Әлмәт районында мобиль поликлиникалар эшчәнлеге яңартылды

Татарстанда авылларда яшәүчеләр өчен мобиль поликлиникалар эшли башлады. Алар 100 кешедән ким булган торак пунктларга чыга.

Халык саны аз булган авылларда медицина ярдәменә мохтаҗ кешеләр эре шәһәрләргә бармыйча гына, «тар» белгечлек табибларына мөрәҗәгать итеп, медицина тикшерүләре уза алалар.